Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан, урманчылык һәм урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре ведомство бүләкләренә лаек булдылар.
Нәтиҗәле хезмәте һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Аксубай урманчылыгы инженеры Оксана Шишкина ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Аксубай участогы каравылчысы Николай Анорьев ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы системасындагы намуслы хезмәте өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына Аксубай урман хуҗалыгының урман кисүчесе Николай Чураев һәм урманчылык хисапчысы Ләйсән Нигъмәтуллина лаек булдылар.
Намуслы хезмәте өчен Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Чабаксар участогы урманчысы Роза Известкина, район башлыгының Мактау грамотасы белән урман хуҗалыгы хисапчысы Татьяна Крайнова бүләкләнде.
Нет комментариев