Шушы көннәрдә район балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге директорына 80 яшь тула.
Виктор Васильевич Купцов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Хезмәттәшләре хәтерендә ул акыллы остаз һәм тәҗрибәле җитәкче, үз һөнәрендә профессионал булып саклана, ул бүгенге көнгә кадәр катлаулы әсәрләрне өйрәнә һәм баянда уйный, үз осталыгын даими камилләштерә.

Ләкин шул ук вакытта ул гади һәм тыйнак, намуслы кеше, яхшы гаилә башлыгы, җиде оныгының яраткан бабасы һәм йөзләгән шәкертенең остазы булып кала бирә.
Виктор Васильевич Чуваш Енорускиносы авылында туып үскән. Аның әтисе, Василий Дмитриевич, бөтен тирә-якта атаклы умартачы була, балта остасы бригадасында эшли, әнисе Полина Иванова – авыл укытучысы.
Купцовлар гаиләсендә алты бала була: өчесе Бөек Ватан сугышы башланганчы, тагын өчесе соңыннан туа.
Күп балалы гаиләдә музыка даими яңгырый – гаилә хуҗасының музыка зәвыгы нечкә була, ул гармун уйнарга бик ярата: бию көйләрен уйный, кешеләрне җырлата.
– Җиде яшемнән мин дә гармун белән кызыксына башладым. Ул вакытта әти-әни Мәскәүдән иң яхшы «Искра» баянын яздырып алдылар, ә әни Казаннан үзлектән баянда уйнарга өйрәтә торган китап алып кайтты, – дип искә ала Виктор Васильевич.
Бу аның киләчәк язмышын билгели. Әтисе белән бергә алар үҗәтләнеп нота грамотасын үзләштерәләр һәм яңа әсәрләр уйнарга өйрәнәләр. Авыл егете Әлмәт музыка училищесына кергәндә жюри каршында «Гаяне» балетының соңгы күренеше өчен язылган Арам Хачатурянның «Кылычлы бию» әсәрен уйный. Әлеге әсәрне керү имтиханында түгел, ә музыка училищеларының өченче курс программасында гына өйрәнүләрен бары тик профессионаллар гына белә.
– Бу егетнең аңлы рәвештә музыканы ничек яратуын һәм бик оста уйнавын карагыз, – дип Викторны керү имтиханнарында булачак курсташларына үрнәк итеп куялар. Аның көндәшләре күбесенчә шәһәр музыка мәктәпләрен тәмамлаучылар була. Ләкин Виктор ул вакытта мондый нечкәлекләргә игътибар итми, бары тик үз хыялына таба гына бара!
Музыкант-башкаручы шулай ук Чабаксар музыка училищесына да сынауны үтә, ә аны тәмамлагач, Казан педагогика институтының музыка факультетына укырга керә.
1971 елда Виктор Васильевич Аксубай музыка мәктәбендә укыта башлый, ике ел башкарма директор була, ә аннары директор итеп билгеләнә.
– Бу гади эш чоры түгел иде. Мәктәпнең аерым бинасы да, уен кораллары да юк иде. Без кайда гына урнашып эшләмәдек – район мәдәният йортында да, район партия комитеты бинасында да, аннары безгә мәктәп өчен тулысынча һәм төпле итеп «Солнышко» балалар бакчасы бинасын бирделәр. Һәм бу чорны мәктәп оешканнан бирле иң уңышлысы дип санарга була. Район Башкарма комитеты бинасының бер өлешен алгач, без әкренләп залларны, кабинетларны төзекләндерә, хореография һәм сәнгать бүлекләрен ача башладык. Шуның белән бергә беренче җиңүләр дә килүен билгеләп үтәргә кирәк – хореографлар Валентина Ивановна Гурьянова һәм Римма Валентиновна Рыбина җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләребез 90нчы еллар башында беренче призлы урыннарны башта зональ ярышлардан, аннары республика ярышларыннан алып кайта башладылар. Халык уен кораллары оркестры елдан-ел зональ конкурсларда җиңүче булды. Мәктәп хәзерге вакытта эшләп килгән үз бинасына ия булгач, коллектив һәм укучыларның потенциалы тулысынча ачылды. Төзелеш материаллары булмауга, акча реформасына карамастан, үзара исәп-хисаплар һәм беренче секретарь Исаев рәислегендә район җитәкчелегенең ярдәме белән мәктәптә ремонт ясалды, матди-техник базаны яхшырту һәм яшь талантларны үстерүне дәвам итү мөмкинлеге туды, – ди Виктор Васильевич.
Ә параллель рәвештә Виктор Васильевич балалар сәнгать мәктәбе директоры буларак үзенә йөкләнгән бурычларны да үти, мәдәни иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә.
Районда мәдәни тормыш кайный, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары арасында смотрконкурслар актив оештырыла, ә үзешчән артистларны аларга, төп эшләреннән тыш, район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре әзерли.
Виктор Васильевич үзе дә республика конкурсларында катнаша, район мәдәният йорты белгече Галина Васильевна Макарова белән бергә алар «Боевик» агитбригадасын җитәклиләр. Төркемдә катнашучыларның профессиональлеге һәм талантлары нәтиҗәсендә коллектив республикада гына түгел, элеккеге Советлар Союзының төрле өлкәләре арасында да җиңүче була. Бу районның мәдәни тормышы тарихында иң зур җиңүләрнең берсе була!
Параллель рәвештә Виктор Васильевич укытучылык эшчәнлеген дә ташламый, ел саен яңа укучылар җыя. Ул аларны аккордлар сайлап алу һәм теләсә нинди көйне уйнарга өйрәнү өчен нота грамоталылыгына өйрәтүне максат итеп куймый. Дөресен генә әйткәндә, аның өчен балаларны музыканы яратырга өйрәтү күпкә мөһимрәк була, шуның аша дөньяның бөтен матурлыгы ачыла да. Чөнки композициядә шул ук начар һава торышын ишетү өчен, кычкырып уйнау мәҗбүри түгел, аны шулкадәр хис белән уйнарга кирәк ки, якындагы кеше акрынлап таң атуын һәм җиргә томан төшүен тоемларга тиеш.
46 ел педагогик эшчәнлегендә баянчылар буынын тәрбияләгән иҗади кеше буларак, Виктор Васильевич талант – һәртөрле уңыш һәм танылуның бер өлеше дип саный. Һәм ул, һичшиксез, балаларда бар. Ләкин күңелгә хуш килгән өлкәдә генә.
Аның хатыны Алевтина Михайловна да шундый ук фикердә. Гәрчә Купцовлар гаиләсе кайчандыр хәтта гаилә ансамблен дә оештырган. Ләкин анда һәркем үз ролен һәм бары тик үз теләге белән генә уйнаган.

Сүз уңаеннан, Купцовларның гаилә берлегенә, инде 57 ел. Алар өч бала тәрбияләгәннәр, бары тик өлкән уллары Игорь гына, педагогия институтын тәмамлаган һәм күпмедер вакыт Аксубайда информатика укыткан. Ләкин ул моның үзенеке түгеллеген аңлаган һәм нефть югары уку йортына кергән. Бүген Купцовларның оныгы Адель (Казанда яшәп тә Аксубай районы өчен барлык ярышларда чыгыш ясаучы, үзенең кече ватанын бик яратучы һәм аның белән горурланучы атаклы шахматчы Адель Купцов) белән бергә алар Казанда коткаручылар мәктәбен оештырганнар. Оныгы Ангелина – тәҗрибәле практик табиб-гинеколог-хирург.
Икенче улы – Андрей, улы Савелий белән тормыш эше итеп IT-өлкәне сайлаганнар.
Кызы Елена белеме буенча икътисадчы була. Кызганычка каршы, тормыш шундый фаҗигале хәл китереп чыгара ки, бердәнбер кызы, дүрт баласының яраткан әнисе, акыллы һәм чибәр ханым бик иртә вафат була. Ә Алевтина Михайловна һәм Виктор Васильевич оныкларын тәрбияләү буенча җаваплылык йөген үз өсләренә алалар.
Олысы – Кирилл, әлегә укый, ләкин инде айтишник булып эшли, акыллы һәм бик яхшы билгеләренә генә укыган Даша быел мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган һәм КФУның Тарих, көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты талибәсе булган. Глеб һәм Ангелина (кызны әтисе тәрбияли) – мәктәп укучылары.
Иң мөһиме, Купцовлар балаларында һәм оныкларында таләпчәнлек, үздисциплина, өлкәннәргә һәм гаиләнең һәр әгъзасына карата хөрмәт тәрбияли алганнар.
Гаилә оешкан көннән бирле монда тагын бер күркәм йола саклана, гаилә бәйрәме яки башка сәбәпләр булсынмы, аны барысы бергә генә түгел, ә мәҗбүри рәвештә Алевтина Михайловна һәм Виктор Васильевич йортында билгеләп үтәләр. Шунысы яхшы, Купцовларның балалары һәм оныклары Казанда яшиләр һәм Аксубайга кайту алар өчен авырлык тудырмый. Хәл белергә кайткан арада, бакча, йорт эшләрен дә башкарып китәләр. Ә яраткан киленнәре – Венера һәм Ольга, әти-әниләрен сөендерер өчен, ике кешенең мәхәббәте нигез булып торган бу тормышта гаилә учагы мөмкин кадәр озаграк янсын өчен, тәмле ризыклар әзерлиләр.
Нет комментариев