Юлның озынлыгы – бер километр, юл үзәк урамны авыл чите белән тоташтыра, аның буенча көн саен басу-кырларга техника чыга.
Бу объект авыл өчен чын яңарту символына әйләнде.
Тантананы район башлыгы Алмаз Мингулов ачты. Ул республика җитәкчелегенә авылларга асфальт юл салу мөмкинлеге биргәннәре өчен, шулай ук район юлчыларына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелучыларны Татарстан Республикасында СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, генераллейтенант Владимир Майстренко һәм Татарстан СВО ветераннары ассоциациясенең Координация советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев сәламләде.
– Иртәгәге көнебезнең нигезе һәр кешенең көндәлек хезмәте белән салына, – диделәр мөхтәрәм кунаклар.
Алар иҗтимагый тормышта да актив булуның мөһимлеген ассызыкладылар.

Символик кызыл тасма киселде һәм юл ачылды.
Татарстан Рәисе игълан иткән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узган бүләкләү тантанасы бәйрәмнең истәлекле мизгеле булды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Рәшит Ногмановка вафатыннан соң бирелгән РФ Оборона министрлыгы медале сугышчының әнисенә тапшырылды.
Яңа юл участогы бәйрәм мәйданчыгына әверелде : авыл мәдәният йортының вокал ансамбле үзенең чыгышы белән сөендерде, биредә күп балалы аналарны, авыл үсешенә үз өлешләрен кертүчеләрне котладылар.
Республика Мактау тактасына кертү турында таныклыкларны авыл активлары Әлфирә Шакирова, Алсу Гыйльметдинова алды; район башлыгының Рәхмәт хатына «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы мастеры Ильяс Яруллин лаек булды.
Нет комментариев