Киса авылында Яңа урамда асфальт юлны тантаналы ачу чарасы узды.
Төзекләндерелгән участоның озынлыгы 400 метр тәшкил итә, эшләр республика бюджеты хисабына башкарылган.
Бу юл — авылның үзәк өлеше. Авыл халкы һәм кунаклар үзәккә һәм кешеләр күп йөри торган урыннарга нәкъ менә шушы юл аша баралар. Элек юл начар хәлдә иде. Хәзер исә халык уңайлы, заманча юл белән файдалана ала. Яңа юлга олылар да, балалар да шатланды. Бәйрәмне авыл үзешчәннәре әзерләгән театральләштерелгән тамаша бизәде.

Тантаналы өлешне район башлыгы Алмаз Мингулов ачты.
— Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме, юл-урам челтәрен үстерүнең яңа программасы аркасында без үзәк урамнардан социаль объектларга кадәр асфальт юл салу һәм шуның белән халыкның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеген алдык. Быел районның җиде торак пунктында шундый юллар төзелде, — диде ул.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа асфальт юл авылны үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачачак.
Ачылыш тантанасында Фәнис Сафин җитәкчелегендәге «Татавтодор» АҖ хезмәткәрләренә зур рәхмәт сүзләре белдерелде. Намуслы хезмәтләре өчен асфальт-бетончы Сергей Харитоновка һәм машинист Валерий Жарковка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кызыл тасманы район башлыгы Алмаз Мингулов белән берлектә «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин, авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов кистеләр. Бу символик гамәлдән соң, юлдан шатланып велосипедта, машинада әкият һәм кинокомедия геройлары булып киенгән өлкәннәр, авыл балалары узды. Хәзер Киса авылының елның теләсә кайсы вакытында халыкны үзәк белән бәйләп торучы ышанычлы, заманча юлы бар.
Нет комментариев