Башлангычы яхшы
Спорт

Башлангычы яхшы

Районда иң яшь спортчылар - 4-5 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар үтте. Әлеге төр спортта үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр саны 100гә җитте (районның 10 мәктәбеннән). Уеннар кискен, киеренке мизгелләр белән үтә эмоциональ үтте. Спорт мәйданчыгында яшүсмерләр арасында Иске Мокшино мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә алар җиңүче булдылар. Икенче...

Районда иң яшь спортчылар - 4-5 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар үтте. Әлеге төр спортта үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр саны 100гә җитте (районның 10 мәктәбеннән).

Уеннар кискен, киеренке мизгелләр белән үтә эмоциональ үтте. Спорт мәйданчыгында яшүсмерләр арасында Иске Мокшино мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә алар җиңүче булдылар. Икенче һәм өченче урыннарда Иске Ильдеряк мәктәбе һәм Аксубай лицее. Кызлар арасында 3 нче мәктәпнең баскетбол командасы иң көчлесе булды. Иске Ибрай мәктәбе кызлары - икенче, Аксубай лицее укучылары өченче урыннарда. Район ярышларында катнашу күпләр өчен тәүге көч сынашу булды. Аларның барысы да алда әле, спорт тормышы башлана гына. Бүләкләү тантанасы - спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов кулыннан призлар алу да яшь спортчылар күңелендә истәлекле вакыйга буларак сакланып калачак.


Нет комментариев