Бадминтон колач җәя
Районда 1998 елда туган һәм яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча район Беренчелеге узды. Безнең гәзит Аксубай бадминтончыларының республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу нәтиҗәләрен яктыртып барды. Район дәрәҗәсендәге мәйданда очрашу район мәктәпләрендә дә яхшы бадминтончылар булуын дәлилләде. Алар өчен бадминтон яраткан спорт төре. Һәм бу төр дә районда яңа үрләр...
Районда 1998 елда туган һәм яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча район Беренчелеге узды.
Безнең гәзит Аксубай бадминтончыларының республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу нәтиҗәләрен яктыртып барды. Район дәрәҗәсендәге мәйданда очрашу район мәктәпләрендә дә яхшы бадминтончылар булуын дәлилләде. Алар өчен бадминтон яраткан спорт төре. Һәм бу төр дә районда яңа үрләр яулый. Ярышлар актив, тәэсирле, якты мизгелләр белән үтте. Командалар иң яхшы спортчы сыйфатларын күрсәттеләр. Иске Тимошкино мәктәбе укучылары да көч сынашуга яхшы әзерләнгәннәр. Егетләр арасында призер урыннарны бер мәктәп укучылары Леонид Мишин, Алексей Агапов, Денис Прохоров яуладылар. 4 урында - Александр Елисеев (Кәкре Күл мәктәбе). Кызлар арасында беренче һәм икенче урыннарны кабат Иске Тимошкино укучылары яулады - Елена Пилайкина һәм Карина Мишина. Өченче урында - Екатерина Сидерякова (3 нче мәктәп), дүртенче урында - Алия Минсабирова (Шәрбән мәктәбе). Гомумкоманда нәтиҗәләре түбәндәгечә исәпләнде: 1 урында - Иске Тимошкино мәктәбе, 2 урында - Кәкре Күл мәктәбе, 3 урында - Аксубайның 3 нче мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев