«Юность» спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Аксубай районы беренчелеге узды.
Беренче карашка гади һәм җиңел тоелган бу спорт төре шактый җитезлек, түземлек һәм яхшы реакция таләп итә. Шунысы яхшы, бадминтон белән шөгыльләнү чыгымнар да таләп итми, аның өчен кыйммәтле инвентарь да кирәк түгел.
Узган ярышлар бу уенның районда популярлык ала баруын, спортчыларның шомаруын күрсәтте. Ә турнир нәтиҗәләре шундый: ир-атлар арасында беренче урынны – Владислав Мулеев, икенче урынны – Евгений Мулеев, өченче урынны Сергей Богданов алды. Ә хатын-кызлар арасында Светлана Ашаева – өченче, Ольга Васильева – икенче, Наталья Тимофеева беренче булды.
Наталья Тимофеева Иске Тимошкино мәктәбендә белем ала. Укыган вакытта чаңгы спорты буенча район, районара һәм республика күләмендәге ярышларда катнаша. Бөтенроссия һәм Европа чемпионатларының 2 категорияле судьясы белгечлеге буенча дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Ф.Г. Вәлиев исемендәге бадминтон буенча республика спорт мәктәбендә һәм "Яшьлек"спорт залында фитнес буенча фитнес-инструктор булып эшли.
Нет комментариев