Район Сабан туе бәйрәме кысаларында спорт мәйданчыгында кул көрәше буенча ярышлар узды.
Бу спорт чынлап та көчлеләр өчен генә. Ә алар милли бәйрәмдә бик күп булып чыкты. Ярышлар кискен һәм көчле барды. Тамашачылар һәм җанатарлар катнашучыларны чолгап алдылар һәм һәр хәрәкәткә көчле реакция ясадылар. Нәтиҗәдә, иң яхшы күрсәткечкә Андрей Новичков иреште. Икенче урында – Илфат Зайнуллин, өченче призлы урынны Андрей Ильин алды. Хатын-кызлар арасында да мавыктыргыч көрәш барды. Беренчелекне Диләрә Латыйпова яулады, икенче һәм өченче урыннарны Гүзәл Равзетдинова һәм Анастасия Еруславкина алды.
Нет комментариев