Алтын кубок – йөзүчеләрдә
Спорт

Алтын кубок – йөзүчеләрдә

«Дельфин» бассейнында спорт мәктәбенең Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында йөзү буенча ачык ярышлары узды.

Турнирда Нурлат, Балык Бистәсе, Әлки, Мөслим, Яңа Чишмә районнары командалары, шулай ук Аксубай спорт мәктәбе укучылары катнашты. Бассейн хуҗалары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Дмитрий Попов 50 метрда брасста – I урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә – II урынны; Диона Кажукова 100 метрда брасста – I урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә – I урынны; Рузия Хөснуллина 100 метрга брасста – II урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә – II урынны; Никита Кадушкин 100 метрга ирекле стильдә – I урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә – I урынны; Арина Зубарева 100 метрга брасста – I урынны, 100 метрга ирекле стильдә – I урынны; Алиса Безрукова 100 метрга брасста – II урынны; Назыйф Мингалимов 100 метрга ирекле стильдә – III урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә – II урынны; Екатерина Кудряшева 100 метрга аркада ятып йөзүдә III урынны яулады.

Кызлар командасы 4×50 метрлы эстафетада җиңүче булды һәм ярышларның алтын кубогын яулады.

Призерларны спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин җылы котлады, алга таба да уңышлар теләде.

– Йөзүчеләрнең югары нәтиҗәләре – ныклы күнегүләр нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте тренер-укытучы Геннадий Леонтьев. – Спортчылар тырышып шөгыльләнделәр, үз алларына максат куйдылар һәм аңа ирештеләр.


Нет комментариев