Казанда Әдип Алмир кубогына II Республика шахмат турниры булып үтте. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 70 кеше катнашты, аларның күбесе спорт мастерлыгына кандидатлар иде. Көндәшләренең оста уенчылар булуына карамастан, 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбе шахматчылары шәп уен күрсәттеләр. Юлия Муртазина кызлар арасында икенче урынга лаек булды. Игорь Белов яшүсмерләр арасында...
Казанда Әдип Алмир кубогына II Республика шахмат турниры булып үтте.
Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 70 кеше катнашты, аларның күбесе спорт мастерлыгына кандидатлар иде. Көндәшләренең оста уенчылар булуына карамастан, 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбе шахматчылары шәп уен күрсәттеләр. Юлия Муртазина кызлар арасында икенче урынга лаек булды. Игорь Белов яшүсмерләр арасында бишлеккә керде, Никита Убейкин өлкән яшь төркемендәге мәктәп укучылары арасында икенче урынга лаек булды. Ә Илсаф Даутов башлангыч төркем укучылар арасында унлыкка керде. Аксубай укучылары уңышын аларның тренерлары Геннадий Горбунов һәм Владимир Ильмеников та уртаклаша. Безнең шахматчылар Аксубай Яшьләр Шахмат Лигасының 4 сезонында, район газетасы һәм Виталий тимирясов призларына үткәрелгән турнирларда тәҗрибә тупладылар, хәзер исә үзләрен республика дәрәҗәсендә белдерәләр. Киләсе елга Геннадий Горбунов тагын да амбицион - "Сәләт" проектлары җитәкчесе Кубогын яулау максатын куя.
Фото gorbunovs.ru
Нет комментариев