Аксубайда – мини-футбол
Аксубайда "Мәктәпкә мини-футбол" Бөтенроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары үтте. "Яшьлек" УСЗда ике көн дәвамында кеше агымы күп булды, дәртлелек хөкем сөрде. Финал уеннарына зональ ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар җыелды. Безнең район данын Аксубай лицее укучылары яклады. Беренче көнне 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр көч сынашты. Очрашуларның...
Аксубайда "Мәктәпкә мини-футбол" Бөтенроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары үтте.
"Яшьлек" УСЗда ике көн дәвамында кеше агымы күп булды, дәртлелек хөкем сөрде. Финал уеннарына зональ ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар җыелды. Безнең район данын Аксубай лицее укучылары яклады.
Беренче көнне 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр көч сынашты. Очрашуларның ике яклап та кискен, ачык һәм амбициоз буласы уен башыннан ук билгеле иде. Беренче матчта Аксубай лицейчылары Мамадыш командасы белән очраштылар һәм аны 3:3 исәбе белән төгәлләделәр. Яр Чаллы дружинасы белән уен да тигез исәп белән тәмамланды: 2:2. Беренчелек Мамадыш командасының - 1, Аксубайның - 2 һәм Яр Чаллы футболчыларының 3 урыннарны алуы белән төгәлләнде.
Ярышларның икенче көнендә, якшәмбедә, Аксубайга 1999-2000 елларда туган малайлар һәм 2003-2004 елгы кызлар командалары килде. Ярышлар тантаналы төстә ачылды.
- Сезне Аксубай җирендә каршы алуыбызга шатбыз, - дип мөрәҗәгать итте ярышларга килгән спортчыларга ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов. - Район җитәкчелеге, шәхсән үз исемемнән сезгә уңышлар телим.
Яшь спортчыларны ТРның мини-футбол буенча Федерациясе рәисе, ярышларның баш хөкемдары Сергей Рожков сәламләде.
- Сезнең күтәренке кәефтә көч сынашырга әзер булуыгызны күрү бик сөенечле. Бездә Идел буе ярышларына чыгу өчен ике юллама бар һәм ул иң көчле командаларга эләгәчәк.
Ярышлар бу юлламаларга лаекларны ачыкларга тиеш иде. Кызлар һәм малайлар арасында үткән матчлар җанатарлар игътибарын үзенә җәлеп итте. Уен барышында трибуналардагы шау-шу тынмады. Ә уен кырында чын көрәш колач алды. Республиканың иң уңышлы командалары Аксубай мәйданында бер-берсенә һич кенә дә юл бирергә теләмәделәр. Бер капкага туп керә икән, көндәшләр дә шул рәвешле җавап кайтардылар.
- Уеннарның үзенчәлеге шунда - исәпләр тигез бара, - дип билгеләп үтте ярышлар хөкемдары Сергей Рожков.
Күп очракта бәхәскә очрашу соңындагы пенальти гына нокта куйды. Әмма барысы турында да тәртип белән.
Аксубай лицее кызлары үз төркемнәрендә беренчелекне яуладылар. "Аркылыга-аркылы" системасы буенча уенда Әгерҗе командасы белән очраштылар һәм аларга 3:2 исәбе белән оттырдылар. Өченче урын өчен көрәштә Чирмешән районы командасы белән очраштылар һәм соңгы чиккә кадәр исәпләр тигез булды - 0:0. Әмма, исәпләрнең тигез булуына бәйле игълан ителгән пенальти, безнең кызларга уңыш алып килмәде. Уен нәтиҗәсенә физик арыганлык та йогынты ясагандыр мөгаен, чөнки безнең спортчы кызларыбыз мәйданда рәттән ике тапкыр уйнадылар. Нәтиҗәдә дүртенче урынны алдылар. Өч призлы урынны Әгерҗе, Яр Чаллы һәм Чирмешән командалары яулады.
1999 елгы егетләр арасындагы уеннар да искиткеч ялкынлы үтте. Монда мәйданда киеренке көрәш барышын да, тупны капкага кертү төгәллеген дә күрергә була иде. Аксубай лицейчылары беренче очрашуда ук Казанның 7 санлы лицее командасын 5:0 исәбе белән җиңделәр. Әмма сезонның иң көчле командасы булган кукмаралыларга оттырдылар (3:1). Нәтиҗәдә Кукмара командасы республика Беренчелеге җиңүчесе булды. Аксубайлылар - икенче, Казанның 7 санлы лицее өченче урында.
Бүләкләү тантанасы сөенечле рухта үтте. Җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләр алдылар. Финал этабының иң яхшы уенчыларын гына бүләкләп калмадылар, шулай ук мини-футбол ярышларын үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен һәм Татарстан Республикасында мини-футбол хәрәкәтенең 25 еллыгы уңаеннан команда тренерлары Валерий Павлов һәм Александр Лодоркин, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, "Яшьлек" УЗС директоры Радик Мостафин ТР мини-футбол Федерациясенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Аксубай лицее коллективы укучылар өчен җан атты. Лицейчыларның уңышлы уеннарына мәктәп пешекчеләре дә үз өлешләрен керттеләр. Ярышларның ял көннәренә туры килүенә карамастан, алар эш урынында булдылар - командалар өчен тәмле кайнар ашлар әзерләделәр. Республика ярышларында призлы урыннарны яулау - лицей өчен зур билгеләнешкә ия җиңү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев