Ярышлар дүрт көн дәвамында узачак.
«Юность» универсаль спорт залында җанлылык хөкем сөрә. ТР Беренчелеге ярышларына республиканың 8 командасы килде. Аксубай районы ике команда белән чыгыш ясаячак. Командаларның тренерлары – Сәяр Кәлимуллин һәм Алмаз Шәрәфетдинов.
Безнең егетләр беренче уенда ук үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Алар Саба районы командасын 71:37 исәбе белән җиңделәр.
Һәр команда берәр уен уйнады. Алга таба ярышларны дәвам итәчәк төркемнәр шул рәвешле билгеләнде. Безнең егетләрне Әлмәт командасы белән очрашу көтә. Аларга уңышлар телибез!
Нет комментариев