Аксубай муниципаль районы командасы волейбол буенча Татарстан Республикасының иң көчле командалары арасында
Спорт

Аксубай муниципаль районы командасы волейбол буенча Татарстан Республикасының иң көчле командалары арасында

Волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләрнең Аксубай җыелма командасы Татарстан Республикасы буенча иң яхшы унлыкка керде.

Ике көн рәттән Актанышта Татарстан муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча республика ярышлары узды.

Ярышларда республиканың 18 муниципаль районыннан волейбол дружиналары катнашты. Аксубай районы вәкилләре чын спорт сыйфатларын – җитезлек, җиңүгә омтылышны күрсәттеләр. Муниципаль берәмлек бүлекләре һәм структуралары вәкилләре, башка районнардагы хезмәттәшләре белән киеренке матчларда республика буенча иң яхшы ун команда арасына керделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Аксубай командасының мондый ярышларда берничә тапкыр катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне бар иде инде.


Нет комментариев