Аксубай мәктәбендә картинг буенча ярышлар узды
Белем бирү учреждениесенең спорт мәйданчыгы чын-чынлап ярышлар трассасына әверелде.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан район үзәгенең 2 нче мәктәбе базасында “Игътибар, балалар!” картинг буенча ярышлар узды. Традицион ярышларда 8 яшьтән 16 яшькәчә егермедән артык узышчы катнашты.
Чара барышында спорт мәйданчыгы чын-чынлап ярышлар трассасына әверелде. Картинг моторлары гөрелдәп торды, ә узышчылар дәртләнеп көч сынаштылар. Балалар бер-берсенә актив ярдәм күрсәттеләр. Яшь узышчы-катнашучылар арасында бердәнбер кыз бала да бар иде.
Ярышлар укучылар арасында ике яшь төркемендә үткәрелде: кечкенәләре – 8дән алып 12 яшькә кадәр, өлкәннәре – 13тән 16 яшькә кадәр. Дистанция барысы өчен дә бер булды – 500 метр.
Яшь узышчылар җитди чыгыш ясадылар. Трассада кечкенә генә хата да катнашучыны артта калдырырга мөмкин иде. Юлның туры участогында картингның тизлеге сәгатенә 45-50 км.га җитте.
Соңгы метрлар һәм финиш. Җанатарлар җиңүчеләрне каршы алдылар. Кече яшь төркемендә минималь чыгымлы вакыт белән (1 мин. 15 сек.) финишка Альберт Кәшәфетдинов килде. Ярослав Шафеев аңардан бер секундка гына соңрды. Дмитрий Мельников бу төркемдә өченче урынны алды (1 минут 18 секунд).
Зурлар төркемендә беренче урынны Хәбир Фәттахов яулады. Көмеш призер – Никита Герасимов булды. Лидерлар өчлеген Әлфинә Камалетдинова йомгаклады.
Картингчылар ярышлары уку елы азагында балалар өчен үзенә күрә автоспорт бәйрәме булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Барлык катнашучылар да юл йөрү кагыйдәләре белән мәгълүмати буклетлар һәм истәлекле сувенирлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев