Аксубайның өченче мәктәбе укучылары янә беренчелектә җиңде
Үзәк шугалакта 2012-2013 елларда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Яшь хоккейчылар җиңү өчен җитди көрәш алып бардылар. 3нче Аксубай урта мәктәбе ике команда тәкъдим итте һәм алар икесе дә яхшы әзерлек күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, беренче команда җиңү яулады, өченче мәктәпнең 2нче хоккей дружинасы икенче урында. Өченче нәтиҗәгә Иске Ибрай урта мәктәбе командасы иреште.
Хөкемдарлар коллегиясе командаларның иң нәтиҗәле әгъзаларын билгеләп үтте. Иң яхшы капкачы дип – Кәрим Раузетдинов (Аксубайның 3нче мәктәбе), иң яхшы сакчы дип – Дмитрий Ершов (Аксубайның 3нче мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче дип – Фаяз Нәҗипов (Иске Ибрай), иң яхшы уенчы дип Даниил Ашаев (Аксубайның 2нче мәктәбе) танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев