«Юность» универсаль спорт залында, тәрбиягә бала алган яисә алмаштыручы гаиләләрдән торган «Игелек берлеге» клубы катнашучылары, район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар.
Чынбарлык бәхәссез – физик активлык – сәламәтлеккә, сыйфатлы тормышка һәм озын гомерлелеккә ачкыч. Балалар үстерүчеләр һәм эшләре тәрбиягә алынган һәм ятим балаларның мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле булучылар өчен бу аеруча мөһим. Балаларда активлыкка, физкультурага ихтыяҗ тәрбияли, физик халәтне ныгыту гадәтләрен бары тик шушы сыйфатларга ия кешеләр генә формалаштыра ала.
Спорт чарасында катнашучылар үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәттеләр. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын барысы да үтәде.
– Физкультура һәм спорт тәрбиягә алган балаларны тәрбияләү процессында зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Төхвәтуллина. – Спорт белән дус булган гаиләләрдә, үзара мөнәсәбәтләр дә яхшы, балалар укуда да уңышлы.
–ГТО нормаларын тапшыруда катнашып, без сәламәт яшәү рәвешенең һәм актив гаилә ялының гаиләдә килеп туган барлык авырлыкларны һәм проблемаларны җиңәргә ярдәм итүен күрсәтергә телибез, – дип ассызыклады «Игелек берлеге» клубы җитәкчесе Алена Убакова.
Нет комментариев