Аксубай спорт мәктәбе командасы Балтачта узган авыл командалары (2010-2011 елгы егетләр) арасында “Алтын алка” яшь хоккейчыларның республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады.
Аксубайның “Барс” дружинасы хоккейчылары иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәттеләр. Алар боз мәйданчыгы хуҗаларына гына оттырып, матчларда бер-бер артлы җиңүгә ирештеләр. Гомуми зачетта команда икенче урынны алды.
Тәрбияләнүчеләрнең уңышын аларның тренерлары Нияз Хисмәтов, Шамил Мотыйгуллин, Җәмил Сәйфуллин һәм Леонид Васильев та бүлешә.
Нет комментариев