Аксубайның 3нче мәктәбе волейболчылары ярышларда лидер булдылар
Спорт

Аксубайның 3нче мәктәбе волейболчылары ярышларда лидер булдылар

«Юность» УСЗда волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды, ул Укытучы һәм остаз елына багышланды.

Волейбол мәйданчыгында 2011-2012 елларда туган үсмерләр көч сынашты. Өченче мәктәп спортчыларына беркем дә каршы тора алмады. Алар спорт пьедесталының беренче баскычын яуладылар. Икенче призерлар Савруш мәктәбе укучылары булды. Өченче урында – Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбенең волейбол командасы. Призерлар – спорт мәктәбе дипломнарын, өченче мәктәп командасы кубок алды.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан


Нет комментариев