Аксубайның 3 нче мәктәбе беренчелекне яулады
Сабан туе мәйданы территориясендәге футбол кырында районның мәгариф учреждениеләре командалары арасында футбол буенча ярышлар узды.
Көч сынашуларда 2012-2013 елларда туган яшь футболчылар катнашты.
3 нче Аксубай мәктәбе командасы яхшы уен тактикасын һәм әзерлек белән үз өстенлеген тәэмин итте. Нәтиҗәдә ул беренче урынны яулады. Икенче мәктәп командасы ярышларның икенче призеры булды. «Барс» командасына өченче урын бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев