Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубайның 2нче мәктәбе командасы спорт мәктәбе беренчелегендә җиңү яулады

Мәйдан территориясендәге футбол кырында 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча район спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Ярышлар Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елына багышланды.

Матчлар җанлы үтте: командалар җитез һәм техник уен күрсәттеләр, яхшы комбинацияләр һәм капкага төгәл туп кертүләрне күрергә мөмкин иде. Балалар күнегүләрдә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә беренчелекнең җиңүчесе булып Аксубайның 2 нче урта мәктәбе футбол дружинасы танылды. Икенче урында — Аксубайның 3 нче мәктәбе, өченче урында Савгач урта мәктәбе командалары. Хөкемдарлар коллегиясе турнирның иң нәтиҗәле катнашучыларын билгеләде. Иң яхшы уенчы булып — Булат Сәгыйтдинов, иң яхшы һөҗүмче булып — Анатолий Козлов, иң яхшы капкачы булып Станислав Прокопьев танылды.

Фото спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев