Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Минзәләдә оештырылган кече шәһәрләр һәм авыллар арасында республика ярышларында зур уңыш белән чыгыш ясадылар.
Тренер Геннадий Леонтьев тәрбияләнүчеләре призлы бүләкләргә ия булдылар.
Алиса Безрукова 100 метрга һәм 50 метрга брасс белән йөзү дистанцияләрендә финишка икенче булып килде. Арина Зубарева ирекле стиль белән 200 метрлы дистанциядә көмеш призер булды. Никита Кадушкин да лаеклы чыгыш ясады – 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 34 спортчы арасында алтынчы нәтиҗәне күрсәтте.
Нет комментариев