Аксубайлылар республика турнирының төп кубогын яуладылар
Спорт

Аксубайлылар республика турнирының төп кубогын яуладылар

“Юность” универсаль спорт залында авыл районнарының ирләр командалары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча беренчелек узды.

Ярышларда Түбән Кама, Әлки, Әгерҗе, Азнакай, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән муниципаль районнары спортчылары һәм мәйданчык хуҗалары көч сынашты.

Спартакиадада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

– Беренче чиратта, бүген турнирда катнашу өчен Аксубай районына килүчеләрнең барысына да, шулай ук Аксубай районын игътибарсыз калдырмаган һәм ел саен әлеге мәйданчыкта республика дәрәҗәсендәге ярышларны оештырган хөкемдарлар коллегиясенә рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул. – Соңгы елларда футбол, иң популяр спорт төрләренең берсе буларак, республикада да һәм районда да югары дәрәҗәдә.

Ритмлы музыка яңгырады, балалар сәнгать мәктәбенең вокал коллективы футбол кырында бию башкарды. Яшь биючеләр үзләренең талантлы башкарулары белән футболчыларның һәм җанатарларның кәефен күтәрделәр.

Спортчыларның кәефе сугышчан иде. Ике көн дәвамында трибуналардан җанатарларның дәртле кычкырулары, алкышлары тынмады. Мәйданчыкта барлык уеннар дәвамында эссе һәм эмоциональ булды. Командалар үз осталыкларын һәм спорт рухын күрсәттеләр. Әмма футбол уйнауда аксубайлылардан беркем дә өстен була алмый. Бу юлы да мәйданчык хуҗалары көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты.

Турнир йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны – Аксубай командасы, икенче урынны – Азнакайдан килгән дружина, өченче урынны Әгерҗе районы спортчылары яулады.


Нет комментариев