Аксубайлылар Нурлатта милли көрәш буенча ярышларда призерлар булдылар
Спорт

Аксубайлылар Нурлатта милли көрәш буенча ярышларда призерлар булдылар

Район спортчылары Нурлатта узган көрәш буенча ачык беренчелектә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Көч сынашуларга Татарстанның Аксубай, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Мөслим, Нурлат районнарыннан 90нан артык яшь спортчы җыелды.

30 килограммга кадәр авырлык категориясендә Зөлфәт Җамалетдинов җиңүче булды. 55+ кг категориясендә призлы урынны Данис Сөнгатуллин яулады. Ул шулай ук югары әзерлек дәрәҗәсен һәм рух көчен күрсәтте.


Нет комментариев