Аксубайлылар мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең төп призын яуладылар
Аксубай районы футбол командасы ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең I һәм II лига ярышларында беренче урынны алды
Ярышлар Алабуга шәһәрендә узды. Көч сынашуларга республиканың иң көчле футбол командалары җыелды. Әмма Аксубай футбол дружинасы үзенең уйнау осталыгы, тупны төгәл кертүе белән көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмады. Футбол мәйданчыгында очрашуларны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул спорт пьедесталының беренче баскычын яулады һәм алтын кубок иясе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев