Аксубай чаңгычылары республика ярышларында осталыкларын расладылар
Аксубай спорт мәктәбе командасы республика ярышларында уңышлы катнашты.
Зәйдә узган чаңгы ярышларында Рәҗәп Хәйбуллин һәм Сәет Кадыйров нормативны үтәделәр.
Безнең спортчылар Яшел Үзәндә узган Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ләлә Бикушева һәм Богдан Борзов өлкәннәрнең беренче разряды нормативын расладылар.
Рамазан Мифтәхов һәм Сәет Сәйфуллин икенче өлкән разряд нормативын үтәделәр. Чулпан Батдалова һәм Әдилә Минвәлиева икенче яшүсмер разрядын күрсәттеләр.
Тәрбияләнүчеләрнең уңышларына тренерлар Рәис һәм Рәмис Бикушевлар зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев