Үзәк шугалакта ике көн дәвамында 2026 ел сезонында «Алтын алка» яшь хоккейчылар Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал матчлары узды.
Анда Татарстанның төрле районнарыннан 2011–2012 елгы спортчылар катнашты.
Җанатарлар республиканың иң яхшы хоккейчылары уеннарын тын да алмый карадылар. Көчле көрәшләр күпсанлы якты эмоцияләр һәм күңелле мизгелләр бүләк итте.
Ярышлар бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Район башлыгы Алмаз Мингулов катнашучыларны җылы сәламләде һәм теләкләрен җиткерде:
– Сезгә яңа спорт уңышлары, нык сәламәтлек һәм якты җиңүләр телим! Спорт ихтыярны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә һәм коллективны берләштерә. Оештыручыларга ярышлар өчен рәхмәт!
– Бу минем өчен «Алтын алка»ның 25 нче сезоны, – дип уртаклашты баш хөкемдар Михаил Бойцов. – Сезнең бозда, ачык һавада шөгыльләнүегез сезгә дан китерә. Спорт белән һәрвакыт дус булыгыз!
Алтын медальләрне һәм төп кубокны Балтач районы командасы яулады, көмеш медальләр – Яңа Чишмә районы хоккейчыларына, бронза медальләр Тәтеш районы спортчыларына тапшырылды. Хөкемдарлар коллегиясе финалның иң яхшы уенчыларын билгеләп үтте. Алар арасында – Аксубайдан иң яхшы капкачы Лев Кондратьев.
Нет комментариев