Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайда сугышчылар истәлегенә ярышлар оештырылды

«Юность» спорткомплексында район башлыгының милли көрәш буенча ачык турниры узды, ул махсус хәрби операциядә, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташ-сугышчылар һәм ветераннар истәлегенә багышланды.

Спорт чарасында катнашучылар махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган сугышчылар – Руслан Садыйков, Илшат Хәмидрәхимов, Иван Баженов, Владимир Тимочкин, Герман Захаров, Денис Мадюков, Алмаз Тимбиковны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ярышларда катнашу өчен Чирмешән, Чистай, Әлки, Нурлат һәм Аксубай районнарыннан спортчылар җыелды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте. Ул һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
–Сезнең улларыгыз – чын геройлар! Бөтен ил өчен Геройлар! – диде ул. – Бу сезнең гаиләләр һәм безнең район өчен зур югалту. Без аларның батырлыклары турында һәрвакыт истә тотачакбыз, үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләячәкбез.
Район җитәкчесе спортчыларга чын күңелдән турнирда уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
Көрәш келәмнәрендә бил алышу спорт азарты белән барды. Тамашачылар, җанатарлар катнашучыларга көч биреп тордылар. Берничә сәгать дәвамында спорт комплексы диварларында кискен көрәш шартлары хөкем сөрде. Нәтиҗәдә, Аксубай гомумкоманда зачетында җиңү яулады. Үзләренең яшь һәм авырлык төркемнәрендә беренче урыннарны Зөлфәт Җәләлетдинов, Абдулла Хәбибрахманов, Ильяс Вафин, Илдус Камалов яулады. Икенче призерлар – Сәет Сәйфуллин, Рияз Галимов, Айнур Хәсәншин, Илнур Камалов. “Бронза”га Алмаз Сруров, Сәет Сәйфуллин, Риназ Сруров, Ильяс Вафин лаек булды. Спортчыларны билбау көрәше буенча спорт мәктәбе тренерлары Җәмил Сәйфуллин, Самат Гайнуллин, шулай ук Илһам Камалов, Нияз Хисмәтов, Илнур Сәйфуллин, Илдус Вафин, Рияз Галимов әзерләде.
Турнирның иң яхшы көрәшчеләре грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Һәм төп бүләк – термопот ярышларның абсолют батыры Илдус Камаловка тапшырылды.
Илһам Камалов актив ярдәм күрсәткәне, яшьләр арасында спортны популярлаштырганы, спортчыларны тәрбияләгәне һәм үстергәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
                                                                                                                                                                                                                     Фото: Спорт мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев