«Яшьлек» спорт комплексы базасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Әти, әни, мин – тату гаилә» бәйгесе узды.
Спорт чарасын мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Аның максаты – гаиләләрне көндәлек спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, иң спорт сөючән гаиләне ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен, шулай ук юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауны популярлаштыру. Физкультура эстафеталарыннан тыш, бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча этапны да үз эченә алды.
Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 12 гаилә катнашты. Һәр команда презентация тәкъдим итте, спорт эстафетасын, практик һәм теоретик сынауларны үтте. Актив, позитив гаиләләр җиңүгә омтылыш, көч, җитезлек, зирәклек күрсәттеләр һәм барлык этапларны да бердәм, тату үттеләр.
Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче урта мәктәбеннән Корниловлар гаиләсе җиңүче булды. Икенче урынны Иске Ибрай мәктәбеннән Сәйфуллиннар гаиләсе, өченче урынны Иске Мокшино мәктәбеннән Масловлар гаиләсе яулады.
Номинацияләрдә билгеләп үтелделәр:
«Иң өлкән әти» – Карасудан Хәлим Гыйматдинов;
«Иң өлкән әни» – Яңа Тимошкинодан Людмила Павлова;
«Иң кечкенә бала» – Иске Ильдеряктән Даниил Таиркин.
Барлык яшь катнашучылар да оештыручылардан бүләкләр алдылар. Җиңүчеләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев