Аксубайда социаль яклау хезмәткәрләре күнегүләр ясадылар
«Нежность» КЦСОН хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акцияне хуплады
Иртән үзәк бинасы янында җанлылык хөкем сөрде. Урамга спорт формалары кигән социаль хезмәткәрләр күнегүләр ясарга чыкты. Ачык һавада алар физик культура белән рәхәтләнеп шөгыльләнделәр. Алар гади күнегүләр комплексын үтәделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар һәм күтәренке кәеф алдылар.
Фото: “Нежность” КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев