«Юность» универсаль спорт залында дүрт көн дәвамында «Б» төркеменең 14 яшькә кадәрге (2010 елда туган һәм аннан кечерәк) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Унбер район вәкилләре республикада призлы урыннар өчен көч сынашты. Алар –Азнакай, Әлмәт, Лаеш, Биектау, Питрәч, Саба, Кукмара, Балтач, Алабуга, Актаныш районнары һәм «Аксу» командасы.
Мәйданчык хуҗалары турнир таблицасында призлы урыннарга дәгъва итә алмады, шуңа да карамастан, бердәм уен күрсәттеләр. Республиканың иң көчле җыелма командалары белән матчлар алга таба да әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен уңай мизгелгә ия. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Алабуга, икенче урында – Лаеш, өченче урында Кукмара районы командалары.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев