Аксубайда Николай Краснов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды
2023 елның 5 гыйнварында “Юность” спорт комплексында Николай Краснов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды.
Җирле футбол яратучылардан тыш, Аксубай спортчысын искә алырга бик күп кунаклар да килгән иде. Турнирда 10 команда катнашты.
Ачылу тантанасы Николай Красновның тормыш иптәше Валентина Лаврентьевнаның сәламләү чыгышыннан башланды.
– Хәерле көн, ярышларда катнашучылар! Без сезне ел саен Николай Александрович Краснов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнирда күрүебезгә шатбыз, – дип сәламләде ул спортчыларны. – Футбол – миллионлаган кешеләрнең яраткан уены, җиңүгә омтылыш, чын, көчле, чыдам ир-атлар уены. Мин сезне ел саен ирем истәлегенә багышланган турнирда күрүемә шатмын. Николай Александрович спортны яратты, спорт белән яшәде. Физик тәрбия укытучысы, тренер, якты, талантлы шәхес иде, спорт эшен яхшы оештыручы булды. Аксубай гимназиясендә эшләгән елларда мәктәп командасы төрле спорт төрләре буенча район һәм республика ярышларында берничә тапкыр призлы урыннар яулады. Николай Краснов истәлегенә турнир без – аның гаиләсе һәм гаилә дустыбыз Иван Антонов тырышлыгы белән традиционга әйләнде. Николай Александрович турындагы истәлекнең бүген дә якташлар күңелендә яшәвенә мин бик шат. Бүген безнең күп кенә спортчыларыбыз, махсус операциядә катнашучылар, өйдән еракта, авыр шартларда. Без аларга тизрәк җиңү белән кайтуларын телибез! Әлеге футбол турниры гадел спорт көрәшендә узсын, ә сез үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны — батырлык, намуслылык, ныклык үрнәкләрен күрсәтегез. Барыгызга да сәламәтлек, тормышта уңышлар һәм спортта җиңүләр телим.
Киеренке очрашулар нәтиҗәсендә ярымфиналга «Восход - ДТИ», «Егоркино», «Яңа Чишмә», «Аксубай» командалары чыкты.
Финал җанатарларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Соңгы очрашуларда гол кертү мизгелләре һәм тиз һөҗүмнәр күп булды. Нәтиҗәдә, маневр ясау тизлеге, көндәшләр капкасына һөҗүмнәрнең төгәллеге буенча «Аксубай» командасына тиңнәр булмады. Ул турнир җиңүчесе булды. «Восход - ДТИ» турнир таблицасында икенче урынны алды, өченче урында – яңачишмәлеләр.
Хөкемдарлар коллегиясе команда әгъзаларының спорт сыйфатларын да бәяләде. Иң яхшы сакчы дип – Кирилл Назаров, (Аксубай), иң яхшы һөҗүмче дип – Артур Эшбаев (Яңа Чишмә), иң яхшы капкачы дип Илнар Гафиятов («Аксубай-Сити») танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев