«Юность» спорт комплексында «Коррупциягә – Юк!» акциясе кысаларында оештырылган мини-футбол буенча Спорт мәктәбе беренчелеге үтте.
Беренчелектә иң яшь футболчылар – 2013 елгы спортчылар көч сынашты.
3нче Аксубай мәктәбе укучылары көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмадылар – барлык матчларны да уңышлы уйнап, турнир таблицасында беренче позицияне алдылар. Икенче урында – 2нче Аксубай мәктәбе, өченчедә – 1нче Аксубай мәктәбе командалары.
Хөкемдарлар коллегиясе ярышларның иң нәтиҗәле катнашучыларын билгеләде. Иң яхшы капкачы дип – Тимур Манджиев (2нче мәктәп), иң яхшы уенчы дип – Айзат Хәмидуллин (3нче мәктәп), иң яхшы һөҗүмче дип Максим Николаев (1нче мәктәп) танылды.
Призерлар – грамоталар, җиңүче команда – Спорт мәктәбеннән грамота һәм кубок, иң яхшы уенчылар кызыксындыру бүләкләре алдылар.
Нет комментариев