Аксубай волейболчылары спорт пьедесталының беренче баскычында
Аксубай районы командасы «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына Татарстан Республикасы районнарының икенче лигасының ирләр командалары арасында волейбол буенча зональ ярышларда беренче урынны алды.
Ярышлар Яңа Чишмә районында узды.
Районның волейбол дружинасы әлеге мәйданчыкта яхшы команда уены, үзара аңлашу һәм килешеп эшләүне күрсәтте. Аксубайлылар ярышлар дәвамында алдынгылыкны ышанычлы сакладылар. Нәтиҗәдә, спорт пьедесталының беренче баскычын алдылар.
Спорт мәйданчыгында беренчелек өчен районның иң яхшы волейболчылары Илнур һәм Илсур Сафиннар, Илшат Хафизов, Рөстәм Бикмөхәммәтов, Самат Гайнуллин, Зөлфәт Мәхмүтов, Евгений Ильин һәм Радик Канәфин көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев