Аксубай волейболчылары Әлки һәм Нурлат спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты
Спорт

Аксубай волейболчылары Әлки һәм Нурлат спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты

Нурлатта узган волейбол буенча районара турнирда Аксубай районы командасы беренче урынны алды.

Әлки һәм Нурлат районнары җыелма командалары белән очрашулар безнең волейболчыларга җиңү китерде. Матчлар киеренке көрәштә узды, көндәшләр лаеклы булып чыкты.

Аксубай волейболчылары яхшы әзерлек һәм үз көчләренә ышаныч күрсәттеләр. Нәтиҗәдә – беренчелекне алдылар. Тәрбияләнүчеләрнең уңышын тренерлар Ольга Васильева һәм Анфиса Ишметова хаклы рәвештә бүлешә.


Нет комментариев