Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай ветераннары республика буенча иң яхшы бишлектә

Алтын яшьтәге вәкилләрнең республика спартакиадасында район командасы гомумкоманда буенча дүртенче урынны алды.

Спартакиаданың эстафета төрендә аксубайлылар өченче урынны яуладылар.

Ярышларда авыл районнарыннан һәм республиканың 13 шәһәреннән 31 команда катнашты. Безнең команда составында ир-атлар арасында Фәнис Низаев, Валерий Сулбаев, Александр Евграфов, Александр Перепелкин, Василий Крмаков, Валерий Альметкин; хатын-кызлар арасында Лидия Горбунова, Маргарита Золина, Раиса Мишанина, Галина Макаренкова, Валентина Давыдова ярыштылар.

Маргарита Золина 1000 метрга йөгерүдә финишка беренче булып килде. Фәнис Низамов теннис буенча өченче призер булды.

– Һәр катнашучы ярышларда лаеклы чыгыш ясады һәм командага уңыш китерде, – дип уртаклашты команда җитәкчесе Лидия Горбунова. – Үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр. Без барыбыз да дипломнар белән кайттык.

Республика командалары составында күбесенчә физкультурачылар, әзерлекле спортчылар иде. Алар белән ярышу җиңел булмады, әмма шулай да район вәкилләре җиңүгә чын омтылыш күрсәттеләр. Һәм янә иң яхшы командалар арасына керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев