Спорт мәктәбе тренеры Рәис Бикушевның тәрбияләнүчесе Сәид Кадыйров кросс буенча Сарман районы башлыгы призына республика ярышларында беренче урынны алган.
Ярышлар Җәлил поселогында узган. Биш километрлы дистанцияне Сәид Кадыйров минималь кыска вакыт эчендә узган. Ул 2007 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасындагы ярышларда I урын өчен Чаңгы ярышлары федерациясе дипломына лаек булган.
Фото: Ибрай мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев