Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай укучылары спорт мәктәбе кубогына көч сынаштылар

«Юность» спорт залында 2007-2008 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды.

Ярышларда алты команда (Аксубайның 1нче, Иске Ибрай, Иске Тимошкино, Иске Ильдеряк, Иске Үзи, Иске Мокшино урта мәктәпләре) катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең баскетбол дружинасы җиңүче дип танылды. Икенче урында – Иске Үзи урта мәктәбе командасы, өченче призлы урынны искетимошкинолылар яулады. Хөкемдарлар коллегиясе шулай ук иң яхшы спортчыларны да билгеләде.

Иң яхшы уенчы дип – Азалия Шәвәлиева (Иске Мокшино мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче дип – Карина Трубкина (Иске Тимошкино мәктәбе), иң яхшы сакчы булып Ирина Охотникова (Иске Үзи мәктәбе) танылдылар.

Призлы урыннарны яулаган командаларга – спорт мәктәбенең грамоталары, җиңүче командага – грамоталар һәм кубок тапшырылды, иң яхшы уенчылар кызыксындыру призлары алдылар.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев