Аксубай укучылары физкультура буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар
Иске Ибрай мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучысы Лилия Бикушева һәм унберенче сыйныф укучысы Сәет Кадыйров физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призерлар булып танылдылар.
Физкультура буенча республика олимпиадасы Казанда Универсиада авылында узды. Анда яшь физкультурачылар – Татарстанның барлык шәһәрләре һәм авылларыннан олимпиаданың муниципаль этабында җиңүчеләр катнашты.
Лилия Бикушева һәм Сәет Кадыйров барлык ярыш этапларын да уңышлы үттеләр. Бу – йөгерү (1 км. дистанциягә – кызлар, 2 км. – егетләр), каршылыклар полосасы (сикерү, футбол, волейбол элементлары һ.б.), теория өлеше. Балалар гадәттән тыш физик сәләтләрен, нәтиҗәгә ирешү өстендә эшли белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә мәртәбәле жюри аларны республика олимпиадасы призерлары дип таныды. Укучыларны тәҗрибәле физкультура укытучысы районда танылган спортчы Рәис Бикушев әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев