Аксубай тәрбиячеләре ГТО нормасын тапшырдылар
Спорт

Аксубай тәрбиячеләре ГТО нормасын тапшырдылар

Район үзәгенең «Буратино» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүгә тест үтте.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре эшендә үзенчәлек бар: балаларда активлык, физик культурага һәм спортка кызыксыну тәрбияләү өчен, үзең хәрәкәтчән активлыкка һәм яхшы физик мәгълүматларга ия булырга тиешсең. Балалар бакчасы хезмәткәрләре барлык тестларны да уңышлы үттеләр – көч таләп итә торган күнекмәләрне үтәделәр, сыгылмалылык, җитезлек, үз гәүдәң белән идарә итү белүне күрсәттеләр. Алар билгеле бер яшьтәге кешеләр өчен каралган нормативларны тулысынча үтәделәр.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.


Нет комментариев