Спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Арина Зубарева Казанда узган йөзү буенча mad wave CHALLENGE бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.
Арина әлеге дәрәҗәле турнирда Татарстанны һәм Аксубай районын лаеклы тәкъдим итте. Беренче көнне ул баттерфляй стилендә бронза медаль яулады. Әлеге стильдә 50 метр араны ул 31,22 секунд вакыт эчендә үтте. Икенче көнне Арина йөзү буенча өлкәннәр арасында беренче разряд нормативын үтәү буенча районда беренче булды.
– Аринаның спорт потенциалы зур, – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе тренер-укытучысы Геннадий Леонтьев. – Һәм ул мөмкинлекләрен арттыру өчен үз өстендә даими эшли.
Нет комментариев