Аксубай спортчылары йөзү буенча көч сынаштылар
Спорт

Аксубай спортчылары йөзү буенча көч сынаштылар

«Дельфин» ябык йөзү бассейнында спорт мәктәбе укучылары арасында йөзү буенча турнир узды.

Ярышлар «Экстремизмга – юк!» профилактик айлыгы кысаларында узды. Яшь йөзүчеләр өчен теләсә нинди ярыш – үз осталыгыңны һәм нәтиҗәләргә ирешүгә омтылышыңны күрсәтү мөмкинлеге. Һәм үзләре теләп шөгыльләнгән бассейнда, яшьтәш дуслары белән ярышканда балалар үзләренең барлык сәләтләрен, әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Үз яшь категорияләрендә һәм йөзү стильләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар районның Террорчылыкка каршы комиссиясеннән бүләкләр алдылар.


Нет комментариев