Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай спортчылары Чирмешән районында чаңгы ярышларында җиде алтын медаль яулады

Чирмешән районына чаңгы ярышларына Аксубай, Чистай, Әлки, Нурлат районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән иң яхшы чаңгычылар җыелды.

Аксубай спорт мәктәбе вәкилләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Үз яшь төркемнәрендә Самат Әхмәтов, Кәрим Гатауллин, Ләлә Бикушева, Сәет Кадыйров, Рәҗәп Хәйбуллин, Наилә Мәхмүтова җиңүчеләр булдылар.

Шулай ук 10 километрлы дистанциядә финишка беренче булып Рәмис Бикушев килде.

Көмеш призерлар – Зәйнәп Латыйпова, Эльвира Гарифуллина, Айсылу Сафиуллина һәм Айрат Шәрифуллин. Өченче урынны Чулпан Батталова алды.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев