Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай спортчылары чаңгы марафонында катнаштылар

Аксубай спорт мәктәбе вәкилләре Казанда узган яшьләр чаңгы марафонында уңышлы чыгыш ясады.

48нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафонына Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 850дән артык спортчы җыелды. Бу сезонда соңгысы булган чаңгы бәйрәмен спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм тренерлары калдыра алмады. Сәет Кадыйров – 20 километрга, Ләлә Бикушева – 10 километрга, Кәрим Гатауллин һәм Эльвира Гарифуллина биш километрга йөгерүдә катнаштылар. Трассада аларга тренерлар Рәис һәм Рәмис Бикушевлар җан атып торды.
Спорт бәйрәме истәлеге итеп спортчылар марафон медальләре белән бүләкләнделәр.

                                                                                                                                                                                                                Фото: спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев