Районның үзәк шугалагында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.
Ярышлар ике көн барды, республиканың иң яхшы командалары уенын тамаша кыларга күп җанатарлар җыелды. Алар район спортчылары өчен ышаныч белән җан аттылар, хоккейчылар да сынатмадылар.
Безнең хоккейчылар бер-бер артлы узган матчларда уенны алып баруда үз өстенлекләрен күрсәттеләр. Финал очрашуын аксубайлылар үз файдаларына 5 : 0 исәбе белән төгәлләделәр.
Ярыш призерларына район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
– Сезне чын күңелдән җиңү белән котлыйм! – диде ул. – Аксубай шугалагында кунакларны шатланып сәламлим. Хоккей – ул көчле кешеләр уены, аның белән шөгыльләнгәндә сез үзегез өчен күп нәрсә аласыз, көчлерәк һәм җитезрәк буласыз. Киләчәктә дә уңышлар телим!
Җиңүчеләрне бүләкләү җанатарларның көчле алкышлары астында узды. Мәйданчык хуҗаларына – алтын кубок һәм команданың һәр әгъзасына медальләр тапшырылды.
Икенче урында – Балтач районы, өчен урында Кайбыч районы хоккейчылар дружиналары. Очрашу нәтиҗәләре буенча Даниил Ашаев иң яхшы һөҗүмче дипломын һәм статуэтка алды.
Нет комментариев