Аксубай спорт мәктәбе беренчелегендә икенче мәктәп укучылары җиңү яулады
Спорт

Аксубай спорт мәктәбе беренчелегендә икенче мәктәп укучылары җиңү яулады

Мәйдан территориясендәге футбол кырында 2011-2012 елгы кызлар арасында футбол буенча район спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Ярышлар республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елына багышланды.

Кызлар көйле уен, яхшы тизлек әзерлеге һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Уеннар кызыклы тактик комбинацияләр кулланып, динамик рәвештә үтте.

Аксубайның 2 нче урта мәктәбе укучылары беркемгә дә җиңүгә өмет бирмәделәр – алар спорт пьедесталының беренче баскычын яуладылар. Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбе вәкилләре – икенче, Иске Ибрай мәктәбе өченче урынга лаек булды.

Беренчелекнең иң яхшы уенчысы итеп Кира Пенькова, иң яхшы һөҗүмче итеп Ремира Сафина, иң яхшы капкачы итеп Чулпан Батдалова танылды.

Фото спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев