Аксубай шахматчысы Россиядә «көмеш» яулады
Спорт

Аксубай шахматчысы Россиядә «көмеш» яулады

Фаил Гафиятуллин авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча XX Бөтенроссия ярышларында икенче приз иясе булды. Көч сынашулар Самара өлкәсендә үтте.

39 команда составында илнең 23 төбәгеннән 170 шахматчы катнашты. Шул исәптән Татарстаннан да 5 коллектив. Татар Майнасы мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин өчен бу ярышлар шул көннәрдә генә республика шахмат турнирында катнашканнан соң интеллектуаль ярышларның дәвамы булды. Һәм биредә дә ул уңышка ирешә алды. Очрашулар нәтиҗәләре буенча 13 яшькәчә малайлар арасында икенче урынны яулады. Самара өлкәсеннән Фаил грамота һәм Россия шахматы федерациясе медале белән кайтты.

– Фаилнең шахмат спортында потенциалы зур, – дип билгеләп үтте Аксубай җыелма командасы җитәкчесе Геннадий Горбунов. – Һәр тапкыр ул күбрәк ачыла бара. Без яшь шахматчының уңышларына ихлас шатланабыз.

Фото: шахмат мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев