Һәр атлет физик көч һәм рухи ныклык күрсәтте. Җанатарлар катнашучыларның һәр хәрәкәтен сокланып күзәттеләр, уңышлы алымнарны көчле алкышларга күмделәр.
Ярышлар халыкның баһадир традицияләрен искә төшереп, бәйрәмнең чын бизәге булды. Ир-атлар арасындагы көч сынашуларда көннең иң яхшы нәтиҗәсен Рәҗәп Хәйбуллин күрсәтте. Икенче күрсәткеч – Рәис Бикушевта, өченчесе – Фәнис Мотыйгуллинда.
Хатын-кызлар арасында бәхәссез лидерлыкны Зоя Шихранова яулады. Икенче урында – Наилә Мәхмүтова, өченче урында – Гүзәл Равзутдинова.
Нет комментариев