Татарстанда «Россия чаңгы юлы - 2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы кысаларында районда чаңгы ярышлары узды.
Районның төп чаңгы юлына спорт сөючеләр, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар: мәктәп укучылары, эшче яшьләр, өлкәннәр һәм пенсионерлар җыелды. Ярышлар чын спорт дәрте һәм кызу барды. Иң көчлеләр, әзерлеклеләр призлы урыннар яуладылар.
2018 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында Павел Борисов җиңүче дип танылды. 2016-2017 елгы малайлар арасында: Игнат Ванюков, Радмир Гафиятов, Дамир Җамалиев; 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында: Самат Әхмәтов, Айнур Җамалиев, Райнур Гатауллин; 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында: Егор Евлампьев, Руслан Галәветдинов, Самир Мотыйгуллин призерлар булдылар.
2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында: Самат Сөләйманов, Кәрим Гатауллин, Герман Посредников, Петр Данилов; 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында: Сәет Сәйфуллин, Муса Мортазин, Рамазан Рамазанов иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Җитәкчеләр арасында финишка беренче булып Борис Соломонов килде, икенче урында – Алмаз Мингулов, өченче урында – Александр Гаврилов, дүртенче урында – Александр Мартынов.
Спорт ветераннары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Владимир Альметкин һәм Иван Дьяконов пьедесталның беренче һәм икенче баскычларын яуладылар. Бу яшьтәге хатын-кызлар арасында Надежда Иванова алтын медаль алды. 50-59 яшьлек ир-атлар арасындагы узышта призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Сергей Купцов, II урында – Валерий Павлов. Бу яшьтәге хатын-кызлар арасында: I урында – Зоя Шихранова, II урында – Надежда Степанова, III урында – Наталья Капитонова. 30-49 яшьлек ир-атлар арасындагы көч сынашуларда Владимир Кожемановка тиңнәр булмады, Егор Гусляков һәм Игорь Пименов икенче һәм өченче нәтиҗә күрсәттеләр; бу яшьтәге хатын-кызлар арасында Марта Гуслякова, Анна Борисова һәм Наталья Сандимирова призерлар булдылар. 18-29 яшьлек ир-атлар арасында Евгений Васильев җиңүче дип танылды; хатын-кызлар арасында Наталья Тимофеева иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, Аделина Карпова һәм Екатерина Медведева икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Чаңгы юлында 2016-2017 елгы спортчылар арасында каты көрәш барды. Алия Срурова барлык яшьтәшләрен узып, финишка беренче булып килде, Сәйдә Сәйфуллинага һәм Әлфия Абзаловага икенче һәм өченче урыннар бирелде.
2008-2009 елгы кызлар арасында призлы урыннарны: Лилия Бикушева, Динә Әхмәтсафина һәм Гүзәл Гайнетдинова; 2012-2013 елгы кызлар арасында: Әдилә Минвәлиева, Ясминә Ризванова һәм Әлфия Абзалова алды. 2014-2015 елгы кызлар арасында: Ангелина Маклакова, Кристина Муллина һәм Алсу Сафиуллина; 2010-2011 елгы кызлар арасында – Дарья Самохвалова, Эльвира Гарифуллина, Чулпан Батдалова призерлар булдылар. 2018 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында иң яхшы күрсәткеч София Юнусовада, икенче урында Арина Дмитриева.
Нет комментариев