Кәкре Күл урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды.
2022 елның 23 сентябрендә якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Григорий Романовның тууына 115 ел тула.
Бу дата уңаеннан аның исемен йөрткән мәктәптә волейбол ярышлары оештырылды. Ярышта дүрт команда катнашты: егетләр һәм кызлар, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре.
Спорт залында турнир үткәнче җанатарларның тавышлары тынмады. Спорт азарты, дулкынлану ярышларда катнашучыларны биләп алды. Һәр команда тулы көченә ярышты. Нәтиҗәдә, укытучылар командасы җиңү яулады. Ләкин азрак балл җыйганнарга да үпкәләргә сәбәп юк – алар уңай эмоцияләр һәм спорт энергиясе алдылар.
Нет комментариев