Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай районында «Нежность» КЦСОН белгечләре ГТО нормаларын тапшырдылар

«Юность» универсаль спорт залында комплекслы социаль яклау үзәге хезмәткәрләреннән ГТО нормативларын кабул итү булды.

«Нежность» КЦСОН коллективы, сәламәтлек саклау һәм физик форманы үстерү буенча акцияләрдә катнашып, үзенең актив тормыш рәвеше алып баруга, физкультурага бирелгәнлеген күптапкырлар күрсәтте.

Бу юлы да Үзәк хезмәткәрләре физик әзерлеккә сынауны уңышлы үттеләр. ГТО нормаларын кабул итү позитив һәм спорт кызыксынуы атмосферасында узды. «Нежность» белгечләре тагын бер тапкыр яхшы физик формада булуларын һәм үзләренең кул астындагылар – социаль хезмәтләр алучылар өчен үрнәк булып хезмәт итә алуларын исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев